Элек безнең Яшел Үзән дә аллы-гөлле чәчәкле иде...
Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә булырга туры килде миңа. Иң беренче күзгә ташланганы нәрсә булды дип уйлыйсыз?
Әлбәттә инде урамнардагы чисталык. Тәртипкә шуның кадәр игътибар итәләр ки, исең китәрлек. Урамда бер чүп бөртеге дә күрмәссең. Җыештыручылар вакытында түгеп тора. Аннан һәр җир чәчәккә күмелгән, үзәк урамнар гына түгел. Матурлыкка хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп йөрдек. Эх, мин әйтәм, элек безнең Яшел Үзән дә аллы-гөлле чәчәкле иде. Хәзер күзне күбрәк бер метрлы булып үскән чүп үләне генә «иркәли».
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев