«ЭКГ ясау өчен зуррак бүлмә бүлеп биреп булмыймы икән?» (норлатлылар гозере)
Диспансеризация узарга дип, ел да Норлат хастаханәсенә йөрибез. Сүзем ЭКГ ясый торган бүлмә хакында иде.
Менә шунда ике кеше керсә, берсе точно сыймый. Ә анда көн буена күпме пациент килә, кайчак сулар һава юк бит. Ул ЭКГ ясаучы Рәмзия ханымга медаль бирер идем, хәлемнән килсә. Бервакытта да зарланмый, гел елмаеп кына тора, уңайлыклар булмаса да, түзә. Әйтәсе килгәнем шул: хастаханәнең икенче катыннан булса да, ә анда урын артыгы белән, зуррак бүлмә бүлеп биреп булмыймы икән?
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев