Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Булдыклы, эшлекле җитәкчеләр булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин!

Уразлы авылыннан шалтыратуыбыз иде. Сезгә зур шатлыгыбызны җиткерәсебез килә

Уразлы авылыннан шалтыратуыбыз иде. Сезгә зур шатлыгыбызны җиткерәсебез килә. «Юл газабы – гүр газабы» дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Бер атна эчендә авылның үзәк урамына асфальт җәелде. Шушы зур эшне гамәлгә ашырырга ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Аннан, авылыбызда башкарылган эшләр – яңа биналар булдыру, күперләр, юллар яңарту, бик күп. Гомумән, җирлегебез башлыгы Фирая Фәйзуллинаның хезмәтен санап бетерерлек түгел. Шундый булдыклы, эшлекле җитәкчеләр булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер ул. Үзе дә безгә карата киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел. Шөкер, авылда да тормышыбыз уңай якка үзгәрә. Без моңа чиксез шат һәм гозеребезне ишетеп, чынга ашырырга ярдәм иткән һәркемгә изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Киләчәктә дә авылларыбыз үссен, чәчәк атсын иде.

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев