«Бу дөньяда һәр икенче кеше башкаларны тормышка өйрәтү буенча белгеч тә инде, ә?!»
Әйтәм әле

«Бу дөньяда һәр икенче кеше башкаларны тормышка өйрәтү буенча белгеч тә инде, ә?!»

Мәсәлән, без ирем белән аерылышырга карар кылдык – үзара килешеп, аңлашып, тыныч кына – цивилизованно, кем әйтмешли. Ә, юк бит, юк! Тирә-ягыбызда битараф түгелләр шуның кадәр күп икән безнең!

Кайсыдыр, «алай кирәкми, болай итәргә кирәк»леген белә, кемдер «ә без менә 50 ел түзеп яшәдек» дип искә ала, ә кайберләре миңа мәчеләрем белән ялгыз картлык юрый. Хөрмәтле киңәшчеләр, ә сезнең... ну, белмим инде... үз проблемаларыгызны хәл итәсегез килмиме ул? Йә булмаса, һичьюгы, үзегезгә нинди дә булса кызыклырак шөгыль табасыгыз килмиме? Мәсәлән, чигәсегез, яки квант физикасын өйрәнәсегез... Алайса бит әллә ничек кенә: анда үз тормышларыгызда «этбашсыераяк», дигәндәй, ә сез монда фонарь белән безнең тәрәзәдән күзәтеп йөрисез.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев