Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Бездә ник катлауландыралар?»

Сыер асраучыларга хөкүмәт ярдәм буларак субсидия бирә, тик елдан-ел аны алу катлаулана.

Инде терлек азыгы сатып алганлыкны дәлилләүче чек (6500 сумга) булырга тиеш икән. Без печәнне Чувашия якларыннан сатып алдык, алар безгә нинди чек бирсен соң?! Авыл җирлеге дәүләт хезмәтләре аша Сбербанк кушымтасына керергә куша. Өлкән яшьтәгеләр андый система белән дус түгел. Шуның өчен Яшел Үзәнгә барырга кирәк, ә бу тагын өстәмә акча дигән сүз. Күрше Кайбычта андый проблема юк икән, бездә ник катлауландыралар?

Редакциядән: әлеге сорауга Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина ачыклык кертә.

– Әйе, быел субсидия алу тәртибе үзгәрде һәм бу без уйлап чыгарган яңалык түгел. Субсидия мал-туарга алган азык бәясен кайтаруга бирелә һәм менә шуны раслаучы документ булуны таләп итәләр. Шулай ук дәүләт хезмәтләрендә расланган исәп язмасы булырга тиеш. Аны урнаштыру өчен шәһәргә барырга кирәкми, хәлебездән килгәнчә без дә ярдәм итәбез, туганнары да булыша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев