Бер кеше аркасында ничә елдан бирле интегәбез!
Йортыбызга заманча, камералы домофон урнаштырганда бер күршебез каршы килгән иде.
Аның сәерлекләре турында яхшы беләбез, шуңа әллә ни игътибар итмәдек. Чөнки ул бик уңайлы, имин тормышыбыз өчен бигрәк тә. Менә шул күршебез домофон чыбыкларын кисеп зыян сала башлады. Идарәче компаниягә дә мөрәҗәгать иттек. Аның белән бәйләнәселәре килми, ә без интегергә тиеш икән! Күршең үзеңнән дә яхшырак булсын дип, юкка гына әйтмиләр инде. Ә без бер кеше аркасында ничә елдан бирле интегәбез.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев