Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Бәхет акчадамы соң?!»

Россиялеләр фикеренчә, аена 48 мең сумнан түбәнрәк хезмәт хакы булган кеше ярлы дип санала. Ә байлар исәбенә 930 мең сум алучылар керә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Россиялеләр фикеренчә, аена 48 мең сумнан түбәнрәк хезмәт хакы булган кеше ярлы дип санала. Ә байлар исәбенә 930 мең сум алучылар керә. Бәхет өчен исә россиялеләргә ай саен кимендә 257 мең сум кирәк икән. Бу саннарны укыйм да, хәерче булуыма тагын бер кат инанып куям. Аның каравы, акчамны кая куярга, нинди банкта саклыйм һәм бу айда кайсы илгә ял итәргә барыйм дип, чәчем агармый. Без инде шул аз акчага да шөкер итә белеп яшәүче буын. Аллаһ исәнлектән аермасын. Аннан күзәтүләремнән дә чыгып әйтә алам, байларның күбесенең гаиләләре тигез түгел. Бәхет акчадамы соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев