«Бәлки «Әйтәм әле» аша миңа да җавап бирүче булыр»
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кызлар, Яшел Үзәннән шалтыратуым иде. Газета укучыларга ике мөрәҗәгатем бар. Мин ялгызым авыру оныгымны тәрбиялим. Табибларга озак еллар йөрдек инде, Казанда гипноз белән дәвалаучы юкмы икән? Олы яшьтә булгач, интернет белән дус түгелмен. Бәлки файдасын күрүчеләр бардыр. Аннан, шикәр комы турында иде сүзем. Кибеттә Буада җитештерелгәнен таба алмыйм. «Кристальный»лар белән сәүдә үзәкләре тулган, тик элеккеге кебек песок очраганы юк. Газетагызны яратып укыйм, бәлки «Әйтәм әле» аша миңа да җавап бирүче булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев