Балалар үстерү болай да кыйммәткә төшә
РФ Дәүләт Думасына барлык мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрүне булдырырга тәкъдим итүче закон проекты кертеләчәк, дигән яңалыкны шатланып укыдым.
Документ инде әзер һәм якын арада парламентарийлар каравына тапшырылачак. Инициатива гаилә бюджетларына йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән икән. Уңай хәл итсәләр, бик шәп булыр иде. Чөнки балалар үстерү болай да кыйммәткә төшә. Ул түгәрәкләргә йөртү өчен генә дә аена фәлән сум түлисе. Спортка, мәсәлән, якын килерлек түгел. Танышымның улы хоккейга йөри. Бер кәшәкә алу 23 меңнән башлана, ә тимераяк 46 мең сум. Кәшәкәсен сындырып кайткан әле дип сөйләгән иде. Бер таяк алыр өчен шуның кадәр түлә инде җә?!
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев