«Авылыбызның бөтен өлкәннәре исеменнән, шушы мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт әйтәбез»
#әйтәмәле
«Өлкәннәр көне булып узды. Аны төрле урында төрлечә билгелиләрдер. Бәлки бу көнне онытучылар да юк түгелдер. Ә менә безнең Зур Өтәк авылы мәчете хәзрәте Камил Рәхмәтулла улы клуб мөдире Гөлфания Фәттәхова белән берлектә икенче ел инде өлкән яшьтәгеләргә бәйрәм бүләге өләшә. Гөлфания үзе килеп, һәр өйгә кереп, матур җылы сүзләрен әйтеп, безне зурлый.
Моңа шулкадәр күңелебез була ки, шул уңайдан, «Әйтәм әле» аша булса да, авылыбызның бөтен өлкәннәре исеменнән, шушы мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт әйтәбез.Безгә күп очракта бүләк мөһим түгел, ә игътибар булу да җитә.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев