Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Авылны тиздән чатырманлыкка әйләндерәчәк барлык үсемлекләрне юк итәргә кирәк

Укучы фикере.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шаккатмалы инде, авылны үлән баса, җәмәгать, ә! Агач-куак баса! Авыл җирлекләре хәлдән килгәнчә чистартырга тырыша тырышуга, әмма аны хәзер бер-ике кеше генә җиңә торган түгел шул инде. Үзәк урамны адәм рәтле итеп тотарлык чамалары булса, рәхмәт. Башлык бөтен авыл тыкрыкларын, тирә юнен бер үзе җыештыра алмый, кушып эшләтергә акча кирәктер дип аңлыйм. Хәзер бит бер яртыга беркемне дә яллап булмый, элекке заман түгел. Монда бары тик авыл халкының бердәмлеге генә коткара ала. Җәмәгать, күз алдына китерәсезме тора-бара ни рәвешкә керәчәген авыл урамнарының? Шуңа, йоклап ятарга түгел, кем кулына балта-пычкы, чалгы тота ала – күмәкләшеп чыгып, авылны тиздән чатырманлыкка әйләндерәчәк барлык үсемлекләрне юк итәргә кирәк. Үз капка төбен чистартып торып кына хәлне җиңеләйтеп булмый. Бер-ике елдан күрше урамга кереп булмаячак ул тигәнәк, шайтан таягы, балтырганны ерып. Элек күпләп терлек-туар урамнарда йөргәндә ничек рәхәт булган, беркайда бернинди артык үлән-куак үсмәде, капка төпләрендә тавык чүпләрлек тә чирәм булмас иде. Ә хәзер үзебезгә туры килә авылны тәртиптә тотарга. Болай барса, еланнарга да үрчергә менә дигән шартлар бит бу. Нишләрбез аннары?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев