«Алдакчы һава торышына ышанмагыз»
Март ахыры иде бу, авылга кайттым. Көннең матурлыгын сүз белән генә аңлатырлык түгел, әйтерсең лә май бәйрәмнәре җиткән дә, бакча казырга чыгасы. Быелгы яз иртә килүе белән шаккатырды да инде.
Юл буендагы күлгә кайткан пар аккошларны да күреп, телсез калдым. Менә шул алдакчы һава торышына ышанып, әни инде, бәрәңгеләрне үресен дип, беседкага ук чыгарып куймакчы иде. Чак кире күндердем. Мин әйтәм, күршеләр бәрәңге утырта дисәм, кар астына утыртырга да риза булырлар иде. Кая шулай ашыгырга? Әле узган ел апрельнең 28ендә утырткач та, күпме кар яуды. Быел да ышаныч юк. Һәрнәрсә үз вакыты белән килсен дә, җиләк-җимеш агачларын кырау сукмасын иде, дип телик. Алайса ничә ел чия күргән юк.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев