Татар Танаенда яшәүче Гарипова Венера Павловна үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән котлап, йөрәк түрендәге теләкләребезне юллыйбыз: туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәхетле булсын. Син һәрвакытта да көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булдың. Безнең өчен, балаларыңның якты киләчәге өчен җан атып яшәдең, бүген дә якыннарым дип өзелеп торасың. Киләчәктә дә әти белән тигезлектә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыңның игелеген тоеп яшәргә язсын Ходай! Без сине бик нык яратабыз, әни!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Изге теләкләр белән, әтиебез Илдар, кода-кодагыйларың, балаларың Рамил-Лилия,Илдар-Лилия, Ленар-Алинә, Илсур-Гүзәл, оныкларың Римма, Сәфинә, Кәрим, Дамир, Рамазан,Әминә, Сәидә, Индира, Адель.
Нет комментариев