Татар Танае авылында яшәүче кадерле кешебез Фирнат Фәргать улы Вильдановныбүгенге туган көне – юбилее белән котлыйбыз
Фирнат, сиңа булган рәхмәтләребезне, изге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, киң күңелле туганнар аздыр. Син безнең ышанычыбыз да, таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Тормышыңда гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез. Гаиләдә һәрвакыт яраткан әти, тормыш иптәше, дәү әти булып яшәргә насыйп булсын.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Гаиләңә, барча туганнарга,
Һәрчак изге синең уйларың.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Изге теләкләр белән, туганнарың.
Нет комментариев