Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында яшәүче Фәрид Ярулла улы Габдрахмановның 5 февраль көнне 90 яшьлек юбилее

05 февраля 2024, 08:00

269

0

0

Татар Танае авылында яшәүче Фәрид Ярулла улы Габдрахмановның 5 февраль көнне 90 яшьлек юбилее

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына, мин яшим дип, дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үткән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың.
Кадерле әтиебез - дәү әтиебез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, дәү эниебез белән бергә озын-озак гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!

Дәү әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен,
90 яшең - олы бәйрәмең.
Сиңа бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәминә, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев