Оренбург якларында туып үсеп, Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче хөрмәтле җизнәбез, баҗабыз Фатыйх Мөхәммәт улы Камалетдиновның 5 гыйнварда олы юбилее
Кадерле җизнәбез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган хөрмәтебез, матур теләкләребез иксез-чиксез. Алдагы көннәрдә сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез, балаларның игелеген күреп, апа белән тигезлектә гомер итегез.
Ничә яшьтә булсаң да син,
Иң бәхетле көнең бүген!
Син яшисең, син сулыйсың,
Син йөрисең, күрә күзең!
Бездән һәрчак якты теләк сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Яратып, Хәмидуллиннар гаиләсе,
Сәйфетдиновлар, Фәрзәнә, Резидә, Ирек-Алия.
Нет комментариев