Олы Шырданда гомер итүче якты кояшыбыз, газиз кешебез Рәмзия Шәфыйкъ кызы Айбатулинаның 13 декабрь көнне 70 яшьлек юбилее
Ягымлы, киң күңелле, олы йөрәкле әниебез һәм дәү әниебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең – туган көнең белән кайнар котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бетмәс бәхетләр, тормышка шатланып, гел елмаеп яшәвеңне телибез.
Синең уңган, алтын кулларың могҗизалы көчкә ия кбек – нәрсәгә генә кагылса да матур һәм тәмле итә, ә зирәк сүзләрең гаилә өстенә җыелган теләсә нинди кара болытларны таратырга сәләтле. Синең олы йөрәгеңдә безнең һәрберебез өчен җылы урын бар. Ә синең урының безнең йөрәкләребезнең түрендә! Озын гомерле бул, кадерлебез, авыру-сырхауларны белми, бәхетле яшә. Сиңа булган яратуыбыз, хөрмәтебез, рәхмәтләребез чиксез, мәңге яныбызда бул, саклаучы фәрештәбез безнең!
Үзең гади, мәрхәмәтле, кешелекле,
Алтынга тиң киңәшләрең биргән синең.
Газизебез, бүләк иттең назың безгә,
Юктыр җирдә синдәй затлар, юктыр тиңең!
Иң җылы теләкләребезне юллап, тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев