Олы Шырдан авылында гомер итүче кадерлеләребез Рәмзия Шәфыйк кызы белән Гыйззәт Хәсән улы Айбатулиннар бергә гомер итүләренең ярты гасырлык бәйрәмен - алтын туйларын билгели
Әти-әни! Газизләребез! Бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итәсез. Нинди генә авырлыклар булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, сезгә саулык һәм күңел тынычлыгы телибез.
Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!
Бер-берегезгә булган җы¬лы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Илле ел кулга – кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле –
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Әти-әни диеп дәшәбез,
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак бергә яшәгез.
Яратып, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев