Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норлат авылында яшәүче иң кадерле кешебез, яраткан әниебез Мәдинә Әкмәл кызы Сәгъдиеваның 8 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее

07 ноября 2023, 15:00

279

0

0

Норлат авылында яшәүче иң кадерле кешебез, яраткан әниебез Мәдинә Әкмәл кызы Сәгъдиеваның 8 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртак­лашып, алдагы көннәреңдә дә без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан дәү әни булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегегезне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә насыйп итсен.

Изге теләкләр белән, кызларың Чулпан, Ландыш, кияүләрең Фирдүс, Фәнил, оныкларың
Самат, Солтан, Аяз, Айсылу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев