Мулла Илендә яшәүче Рәзинә Барый кызы Сәйфетдинованы гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз

Кадерле хезмәттәшебез, күркәм холыклы, югары оештыру сәләтенә бай булган, тынгы белмәс йөрәгегез, җыр-моңга бай күңелегез һәрчак тыныч булсын. Хезмәткәрләр арасында, авылда абруегыз зур, чөнки сез 20 ел үз эшегезгә тугры хезмәт итәсез. Алдагы көннәрдә, өегездәге тынычлыкны саклап, гаилә учагын сүндерми, ирегез белән тигезлектә, балаларыгызның уңышларына сөенеп, авырмыйча, бәхетле, озын гомер кичерегез. Дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын, ихтирамын тоеп, күтәренке рухта яшәвегезне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Иң изге теләкләр белән Гөлинә, Әнисә,
хезмәттәшләрең – Гөлназ, Галим, Зилә.
Нет комментариев