Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Сания Фәйзулла кызы Шәйхуллинага бүген 2 гыйнвар көнне 86 яшь тула
Поздравления

Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Сания Фәйзулла кызы Шәйхуллинага бүген 2 гыйнвар көнне 86 яшь тула

Кадерле әниебез!

Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, балаларыңның һәм онык­ларыңның игелеген күреп, озак еллар яшәргә язсын.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.

Иң изге теләкләр белән, кызларың – кияүләрең, улларың – киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Нет комментариев