Мулла Иле авылында гомер итүче, Сафина Зөләйха Дәүләтша кызына 10 гыйнвар көнне 70 яшь тулды
Әниебез! Ихлас күңелдән шушы юбилеең белән тәбрик итәбез. Алдагы көнеңдә аяз күкләр, тыныч тормыш, нык сәламәтлек телибез. Балаларыңның,оныкларыңның игелеген күреп, якыннарыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, әти белән пар канатлы булып,озын – озак гомер кичерергә насыйп булсын.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит,әни, безгә бик кирәк!
Ин изге теләкләр белән әтиебез,кызларың,кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев