Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкилдә яшәүче Тимершин Фидаиль Наил улының 60 яшьлек юбилее

25 августа 2023, 08:30

333

0

0

Мамадыш-Әкилдә яшәүче Тимершин Фидаиль Наил улының 60 яшьлек юбилее

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, игътибарын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Хөрмәт белән, якыннарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев