Мамадыш-Әкил авылында туып яшәүче әниебез - Әшерапова Гөлсинәне 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Әни, сиңа исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, балалар-оныклар игелеге күреп, әти белән тигезлектә яшәвеңне телибез.
Картаям дип һич тә хафаланма,
70 яшь ул матур чак кына.
Дөнья имин, җаның тыныч булса
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә,
Киңәшчебез, терәгебез булып
Яшә, әни, яшә йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев