Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче әниебез Рәмзия Әкрам кызы Әдиятуллинаның 21 октябрьдә 70 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычы күреп, киленнәр, кода-кодагыеңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчуларсыз, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Балаларың бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләр, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әниебез!
Һәрвакыт булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Изге теләкләр белән: әтиебез,
балаларың, киленнәрең, дүрт оныгың һәм кода-кодагыең.
Нет комментариев