Кызыл Яр авылында гомер итүче Зөлфия Зыятдин кызы Мотыйгуллинага 9 февраль көнне 75 яшь тула
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар, оныклар игелеген күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Шатлык чәчсен нурлы йөзләрең.
Кайгы хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен синең барлык көннәрең.
Иң изге теләкләр белән, ирең Насыйбулла, кызың Гүзәл, улың Азат, киленең Алинә, оныкларың Адел, Әмир, Кәбир.
Нет комментариев