Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Күгеш авылында яшәүче Ләлә Габдрахман кызы Сабитованың 70 яшьлек юбилее

03 сентября 2023, 09:00

53

0

0

Күгеш авылында яшәүче Ләлә Габдрахман кызы Сабитованың 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Без сине чын йөрәктән яратабыз, хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Туган йортыбызда утлар сүнмәсен.

Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле, туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул!
Бездән сиңа шушы зур теләк.
Иң изге теләкләр белән, кызың Флүзә, киявең Флюр, оныкларың Фәнзил, Нәфис, кодагыең Флера.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев