Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Котлаулар

Күгеш авылында яшәүче кадерле туганыбыз Зәйтүнә Кадыйр кызы Сафинага 20 августта 70 яшь тулды

22 августа 2023, 10:30

86

0

0

Күгеш авылында яшәүче кадерле туганыбыз Зәйтүнә Кадыйр кызы Сафинага 20 августта 70 яшь тулды

Кадерлебез, сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз.
70 яшь ул нибары 70 кыш, 70 җәй һәм 70 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомернең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын бәхетле гомер. Җан тынычлыгы, шатлыклы көннәр һәм дә чиксез сәламәтлек насыйп булсын. Киләчәктә балалардан, оныклардан һәм дә туганнардан игелек, шәфкать, кадер-хөрмәт күреп, якты, матур тормышка сөенеп яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып һәм хөрмәт итеп, туганнарың, исеменнән апаең, энең Гусман, киленең Наилә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев