Күгеш авылында гомер итүче Флүрә Кәримҗан кызы Закированың 15 октябрьдә олуг юбилее, аңа 75 яшь тула
Кадерле вә хөрмәтле апам! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күтәренке күңел, шатлыклы-куанычлы тормыш, озын гомер телибез.
Тагын бик күп еллар шулай олы җанлы булып, балаларыңның, оныкларыңның һәм якыннарыңның игелеген күреп, матур киңәшләреңне биреп, өеңә ямь өстәп, кадер-хөрмәттә, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.
Көзен яуган ләйсән яңгыр,
Көзен аткан чәчәк син!
Ямь өстәп тормышыбызга,
Дөньяга нур чәчәсең.
Чәчләрең ак булса булсын,
Йөрәгең картаймасын.
Һаман тынгы белми типсен,
Мәңге яшь булып калсын!
Иң изге теләкләр белән,
гаиләбез исеменнән, сеңлең Даимә.
Нет комментариев