Кече Өтәк авылында гомер итүче Наил Шәйхелислам улы Зәйнуллинның 2 февральдә 60 яшьлек юбилее
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, сәламәтлектә, тыныч күңел белән озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Мәңге яшә, әти, авырмыйча,
Сер бермичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
Күр син бездән бары игелекләр,
Борчу-мәшәкатьсез гомер ит.
Сулар һава, эчәр сулар кебек,
Син дә безгә һәрчак кирәк бит!
Олы хөрмәт һәм ярату белән, тормыш итуче Фэридэ, улларың Илфат, Зөлфәт, кызың Алсинә, киявең Салават, киленнәрең Света һәм Алинә, оныкларың Алисә, Арслан, Булат һәм Кәрим.
Нет комментариев