Карагуҗа авылында гомер итүче кадерле әниебез Ганиева Илсөяр Сөләйман кызының 23 августта 65 яшьлек юбилее
Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Корычтай сәламәтлек, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа, кадерлебез!
Әтиебездән һәм балаларыңнан котлауларны кабул итеп ал.
Нет комментариев