Юынчы авылында гомер итүче кадерле әтиебез Равил Забих улы Шәйхуллинның 65 яшьлек юбилее
Ихлас күңелдән сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без – балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе
Күңелеңдә калсын уелып,
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең,
балаларың, кияү-киленең һәм оныкларың.
Нет комментариев