Югары Урысбага авылында яшәүче кадерле кешебез Мәдинә Нурулла кызы Әдиятуллинаның 2 октябрьдә 85 яшьлек юбилее
Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез.
Син яшь әле, әни, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әни, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, әни,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү,
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Сине яратып, барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән, Илшат-Рәмилә.
Нет комментариев