Югары Урысбага авылында яшәүче кадерле әти -әниебез, Әлфинур Хәлил кызы һәм Фәндияр Кәлим улы Гыйльмановларны алтын туйлары белән котлыйбыз

Кадерлеләребез! Сез бер-берегезгә таяныч булып, шат күңел белән, тормышның ямен тоеп яши беләсез. Авырлыкларга бирешмәдегез, зур тырышлык белән намуслы хезмәт иттегез, ихтирамга лаек булдыгыз, безне олы тормыш юлына бастырдыгыз.
Сезгә булган рәхмәтләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Бүгенге көндә дә киңәшләрегез белән, ярдәмегезне тоеп яшибез.
Әти-әни! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез белән, пар канатлы булып, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүегезне телибез. Киләчәк елларны да шатлык-сөенеч, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен сезгә!
Сезне яратып, балаларыгыз Альбина, Фәрит, Зилә,
кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев