Югары Урысбага авылында яшәүче газиз әниебез Зәйтүнә Хәбибулла кызы Ногоманованың бүген, 16 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее
![Югары Урысбага авылында яшәүче газиз әниебез Зәйтүнә Хәбибулла кызы Ногоманованың бүген, 16 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее](https://yashel-uzan.ru/images/uploads/grats/2024/1/12/NWs4edbIReHwjWeNns2BjlvjeEgPJiPdMEPVCa1X.jpg)
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһ биргән гомереңне сәламәтлектә, әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныклар яратуын, хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без, дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур, парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәндияр, балаларың.
Нет комментариев