Җиһанны аклыкка, сафлыкка төргән кыш аеның 2 декабрь көнендә Татар Танае авылында гомер итүче әтиебез Фәрит, әниебез Рәшидә Мостафиннарның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була
Мәхәббәт, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы әти-әниебезне алтын туйга кадәр алып килде.
Тату гаилә үрнәге булып күпләр сокланырлык гомер кичергән кадерлеләребезне бәйрәмнәре белән котлап, исәнлек- саулык, тигез картлык, бәхетле һәм игелекле гомер телибез. Рәхмәт безне үзегезгә лаеклы алмаш итеп үстереп, бүгенге көнегездә дә хәер - фатыйхагыздан аермый, изге догаларыгыз белән булышып яшәгәнегез өчен!
Сез парлашып үргән җылы оя
Барыбызны тигез җылытты.
Аңлап үстек, сабый чагыбыздан,
Яратырга шаулы тормышны.
Сүздә түгел, кылган гамәл белән
Төшендереп яшәү серенә,
Күрсәттегез безгә сыгылмыйча
Менәр сукмак гомер үренә.
Рәхмәтләрне сезгә җиткерергә
Каян табыйк җылы сүзләрне?!
Тигезлектә тулы бәхет белән
Каршылагыз алтын көзләрне.
Яратып, балаларыгыз, кияү- киленнәрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз.
Нет комментариев