Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә 10 елдан артык директор булып эшләгән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зәки кызы Хәмидованың олы юбилее
Хөрмәтле Зөлфирә Зәкиевна! Күркәм бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәбез, иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз.
Сез гимназиядә җитәкче булып эшли башлаган көннән үк кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры хезмәт иттегез. Үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкардыгыз. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар коллективы алдында зур ихтирам казандыгыз. Сабырлык,күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба белүегез, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белүегез – сезне бизәүче төп сыйфатлар.
Бүген дә алгы сафта балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куясыз.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле гомер телибез. Тормышыгыз мул, нигезегез тыныч, рухыгыз нык булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез.
Олы ихтирам белән, 5нче гимназия коллективы.
Нет комментариев