Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген, Мулла Иле авылында гомер итүче газиз кешебез, сөекле әниебез – Рәзинә Барый кызы Сәйфетдинованың якты бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

14 июля 2023, 12:00

308

0

0

Бүген, Мулла Иле авылында гомер итүче газиз кешебез, сөекле әниебез – Рәзинә Барый кызы Сәйфетдинованың якты бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез!

Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез. Син дөньяда иң затлы, түземле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, акыллы – әни! Синдәй сөйкемле әнине безгә насыйп иткәне өчен Аллаһыбызга чиксез рәхмәтлебез. Без сине нык хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлы. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре тәрәзәңне какмасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә яшәргә язсын. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.


Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Синнән башка нишләр идек,
Ярый эле тугансың.
Бик кадерле әни булып,
Безгә насыйп булгансың.
Туган көнең котлы булсын —
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен,
Син — өебезнең нуры.
 

Иң изге теләкләр белән сине яратып –
әтиебез Фәнис, улларың Рәмис, Газиз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев