Бакырчы авылында туып, бүгенге көндә Сургут шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Әлфия Рухулла кызы Бахтиярованы юбилее белән ихластан тәбрик итәбез
Әлфия Рухулловна, сез үз эшегезне зур осталык белән башкаручы, тынгысыз, киң күңелле, авылдашларыбыз арасында зур ихтирам казанган ханым. Авылыбыз өчен җан атып, аның яшәеше өчен борчылып, һәрдаим булышып зур эшләр алып барасыз. Без сезне матур юбилей көнегез белән котлап, бары тик изге теләкләр генә юллыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Якыннарыгызның кадер - хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәргә язсын.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Зур хөрмәт белән, Бакырчыларың.
Нет комментариев