Әрә авылында яшәүче кадерле әниебез Флура Габдулла кызы Сабированың 1 февральдә 85 яшьлек олы юбилее
Кадерле әниебез, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Олы тормыш юлыбызда ярдәм күрсәткәнең өчен бик рәхмәтлебез сиңа. Безне һәрвакыт якты, ачык йөз белән каршы аласың. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә сөенеп кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев