Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Илһам Равил улы Вәлиуллинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз

30 июля 2023, 08:00

332

0

0

Акъегет авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Илһам Равил улы Вәлиуллинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз

Кадерлебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз.
Әти! Ата-ана һәм туганлык кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлектә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!


Котлы булсын, әти, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Сөмбел,
балаларың һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев