Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче кадерле әти – әниебезнең, Тимуршин Фәргать һәм Мәдинәнең 1 нче гыйнварда бергә яши башлауларына 64 ел булды

19 января 2024, 10:00

294

0

0

Акъегет авылында яшәүче кадерле әти – әниебезнең, Тимуршин Фәргать һәм Мәдинәнең 1 нче гыйнварда бергә яши башлауларына 64 ел булды

Гыйнвар ае безнең гаилә өчен бәйрәмнәргә бай ай. Акъегет авылында яшәүче кадерле әти – әниебезнең, Тимуршин Фәргать һәм Мәдинәнең 1 нче гыйнварда бергә яши башлауларына 64 ел булды. 10 гыйнварда әтиебезгә 88 яшь тулды, 31 гыйнварда әниебезгә 85 яшь тула.

Кадерлеләребез! Сезне бәйрәмнәрегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Бер – берегезгә терәк булып, безгә, балаларыгызга, онык – оныкчыкларыгызга кирәк булып, тагын озак еллар пар канатлы булып яшәвегезне телибез. Җан җылыгыз белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешеләребез сез безнең! Үстердегез, кеше иттегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сез бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез.

Кирәк түгел алтын – көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти – әни бар.
Әти булган йортның бәхете зур,
Әни анда – олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.

Сезне яратып балаларыгыз, кияү, киленнәрегез, онык һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев