Синең кебек сабыр, миһербанлы, алтын куллы, туган жанлы әтиләр сирәктер. Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да. Әни белән безне сөеп, яратып үстердегез, белем бирдегез. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык.
Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, сәламәтлектә балалар, оныклар сөенеченә шатланып яшәргә насыйп булсын! Туган йортыбызда утлар сүнмәсен! Барысы өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Дания, улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев