Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

6 гыйнварь көнне Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче газиз әтиебез Хәмит Сәлимгәрәй улы Хәлиуллинның олуг юбилее булып узды

12 января 2024, 15:00

215

0

0

6 гыйнварь көнне Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче газиз әтиебез Хәмит Сәлимгәрәй улы Хәлиуллинның олуг юбилее булып узды

Җитмеш яшь ул— картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әни исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әти, дөньяда.

Синең кебек беркем яраталмый,
Оныкларың: Илназ, Зиннур, Азалия, Камилә, Ясминә, Зилия.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.

Чын йөрәктән котлыйбыз олы юбилеен белән, әтиебез!
Әтиемнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр hәрбер ир-атта.
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, димен, рәхәттә!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар — әти куллары.
Әтиебезгә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!

Киңәшләрең hәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшим мин.
Синең белән hәр көн чын йөрәктән,
Горурланам, әти, яшермим!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,
Башым иям синең каршыңда!

Исәнлек-саулык, бәхетле гомерле еллар, тигезлектә әниебез белән балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетен, рәхәтен, рәхмәтен тоеп, озын гомерләр теләп калабыз сезгэ.

Сезне яратып, хөрмәт итеп, тормыш чәчәгең Илхамия, кызларың Гөлшат, Гөлнур, Илсөяр, кияуләрең Алмаз, Альберт, Рәмис һәм оныкларың Илназ, Зиннур, Азалия, Камилә, Ясминә, Зилия. Бу теләкләргә өч кода, өч кодагый да кушыла. Иң изге теләктә калабыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев