Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзән районындагы туризм объектлары

Әлеге бүлектә туризм обьектларының тасвирламасы язылган һәм адресы күрсәтелгән. Монда сез Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексына, Раифа монастыренә, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына, Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә, «Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик музеена, «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркына сәфәр кыла аласыз.

Яшел Үзән районы туристлар өчен хәзинә булып санала. 

Казан шәһәреннән ерак түгел, Яшел Үзән районының искиткеч матур бер җирендә Идел-Кама дәүләт тыюлыгы бар. Тыюлык территориясендә Раифа ирләр монастыре булу сәбәпле, бу урыннарны халык «Раифа» дип йөртә. Раифада карарлык, сокланырлык, гаҗәпләнерлек әйберләр күп. Яшел Үзән районы Раифа монастыре – Федераль әһәмияткә ия Россия мәдәни мирас объекты.

Яшел Үзән районы «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы –Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Мондагы экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.

Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы 1997 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында ачыла. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар крестьяны утарын тасвирлый һәм күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйри (1825-1902) исеме белән бәйле. 2019 елда биредә туристик маршрут эшләнә.

Яшел Үзән районындагы Кече Шырдан авылында танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы һәм фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровка багышланган «Каюм Насыйри» исемендәге китапханә-музее, мәчет бар. Биредә шулай ук Каюм Насыйриның коесын карарга, «Чәй йорты»на кереп ял итәргә һәм «Чишмә йорты» күргәзмә залына керергә мөмкин.

«Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик музеена 2009 елда нигез салына. Биредә туристлар өчен даими экскурсияләр, мәдәни этнопрограммалар, чүлмәк һәм тимерчелек эше буенча мастер-класслар, татар мичендә милли ризыклар әзерләү, ел саен «Сабантуй» гаммәви чаралары, «Уйнагыз, гармуннар» фестивале, «Илгә сәяхәт» балалар бәйрәме һ.б. оештырыла.

Идел-Кама дәүләт табигый бисфера тыюлыгы – Татарстан территориясендә урнашкан. 1960 елның 13 апрелендә Идел буеның урманнарын саклау максаты белән булдырылган. Раифа өлешендәге 3,5 га мәйданлы дендрарийда 500 төр үсемлек үсә. Шушында ук тыюлыкның үзенчәлекләрен сөйли торган Табигать музее эшли.

«Пача Мама» – Яшел Үзән районы «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркы. Паркта альпаклар (дөя семьялыгына караган төр), сирәк токымлы куяннар һәм мараллар белән танышырга була. Монда һәр 30 минут саен мавыктыргыч экскурсияләр оештырыла. Биредә шулай ук балалар бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе үткәрергә мөмкин.

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе, Казан дәүләт университетының фәнни-тикшеренү учреждениесе (АОЭ) – Россия астрономик обсерваториясе – Казаннан көнбатышка таба 20 км ераклыкта Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә урнашкан. Учреждение 1901 елда ачыла. 1903 елдан Энгельгардт исемен йөртә. Обсерватория структурасына 4 фәнни бүлек керә: метеорлы, астрометрик, фотографик астрометрия, конструкторлык төркеме.