Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри китапханә-музее, мәчете

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри китапханә-музее, мәчете
  • Тасвирлама:

    Яшел Үзән районындагы Кече Шырдан авылында танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы һәм фольклорчы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровка багышланган «Каюм Насыйри» исемендәге китапханә-музее, мәчет бар. Биредә шулай ук Каюм Насыйриның коесын карарга, «Чәй йорты»на кереп ял итәргә һәм «Чишмә йорты» күргәзмә залына керергә мөмкин.

  • Адресы:

    Зеленодольск районы, Кече Шырдан авылы, Каюм Насыйри ур., 5

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туристларны Каюм Насыйри китапханә-музее һәм мәчете янында каршы алалар һәм әлеге объектларның тарихы белән таныштыралар. «Каюм Насыйри» исемендәге музей 2021 елда ачыла. Биредә XIX йөз ахыры XX йөз башында татар халкының көнкүреш әйберләрен күрергә була. Иң кадерле экспонатлары – Каюм Насыйри һәм аның укучылары, дәвамчыларының үзләре исән вакытта нәшер ителгән китаплары. Музей-китапханәдә 4600 китап бар, күбесе әдәбият һәм тел белеменә кагылышлы фәнни басмалар. Биредә кызыклы әдәби-музыкаль чаралар да уза. 2нче мәхәллә мәчетен салдыру ихтыяҗы 1900 елларда туа. Бу уңайдан авыл җыены була, анда Каюм Насыйри да катнаша һәм мәчет салган очракта, булышырга вәгъдә итә. Мәчет Каюм Насыйри акчасына (1 мең сум) салына. Кызганыч, танылган татар мәгърифәтчесе үзе аның ачылышын күрә алмый – 1902 елда вафат була. Мәчет 1903 елдан эшли башлый, беренче имамы булып унтер-офицер Нургали Алкин билгеләнә. Мәчет революциядән соң күп функцияләрне башкара. Биредә колхоз канцеляриясе, ФАП, китапханә, мәктәп була. 2017 елда исә Асия Наил кызы Гобәйдуллина җитәкләгән «Акведук» оешмасы аны реставрацияләп, кире халыкка файдалануга тапшыра. Шул көннән башлап биредә авыл халкы, килгән туристлар, М-7 трассасы аша барган мосафирлар үзләренең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Мәчет Каюм Насыйри исемен йөртә. Алга таба кунакларны 500 еллык тал янына алып киләләр, аның астыннан шифалы сулы чишмә ага. Биредә туристлар «Чәй йорты»на кереп, Каюм Насыйри туплап калдырган шифалы үләннәр чәе рецептлары буенча, чәй эчә ала. Аннан соң, килгән кунакларны төрле мифик образларның агачтан уеп ясалган сыннары «каршы ала» (җен, убыр, пәри, албасты, шүрәле, су анасы һ.б.), әлеге образлар турында экспедитор риваятьләр сөйли. Монда урнашкан «Чишмә йорты» күргәзмә залында Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүчеләрнең эшләре белән танышырга мөмкин. Соңыннан, туристлар тау башына менеп, авылны карый һәм данлыклы Шырдан катыгыннан авыз итә ала. Авылда Каюм Насыйри коесы белән дә таныштыралар.