Яшел Үзән районы турында
Идел кичүендә төн кунып чыгу өчен салынган алачыктан 205 еллык тарихы һәм талантлы халкы, Татарстан өчен мөһим җитештерү объекты булган төбәккә әйләнгән җир ул – гүзәл Яшел Үзән.
-
Яшел Үзән тарихы
Тасвирлама: Яшел Үзән районы бүген актив үсә торган муниципаль берәмлек. Аның территориясендә Республика һәм Федераль программалар, проектлар һәм грантлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ел саен социаль инфраструктураның яңа объектлары төзелә, шәһәр мохите яңартыла. Тарихыбыздагы мөһим вакыйгалар белән танышырга тәкъдим итәбез.
-
Яшел Үзән районындагы туризм объектлары
Тасвирлама: Әлеге бүлектә туризм обьектларының тасвирламасы язылган һәм адресы күрсәтелгән. Монда сез Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексына, Раифа монастыренә, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына, Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә, «Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик музеена, «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркына сәфәр кыла аласыз.
-
Яшел Үзәннән Казан, Яр Чаллы, Чабаксар, Әлмәт шәһәрләренә кадәр ара, күпме барырга
Тасвирлама: Яшел Үзәннән Татарстанның зур шәһәрләренә кадәрге араны, юлга исраф ителгән вакытны әлеге бүлектән белә аласыз.
Зеленодольск (Яшел Үзән) – Россия Федерациясе Татарстан Республикасында урнашкан шәһәр. Шәһәр статусы аңа 1932 елның 10 мартында бирелә. 1958 елдан башлап Зеленодольск муниципаль районының административ үзәге булып санала башлый.
Яшел Үзән Иделнең сул ярында, Казан шәһәреннән 38 чакрым ераклыкта урнашкан, Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Ул Казан агломерациясенең, Татарстанның башкаласы икътисадый районының һәм Казан-Яшел Үзән территориаль-сәнәгать төененең әһәмияте буенча икенче субъекты, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән соң халык саны буенча бишенче урында тора. Шәһәр Яшел Үзәннән 12 км ераклыкта урнашкан Марий Эл Республикасының субъекты – Волжск белән дә тыгыз агломерация элемтәләренә ия.
Яшел Үзән компакт территорияле шәһәр түгел, аның кайбер өлешләре үзәктән шактый ерак, ә алар арасындагы җир гади булмаган рельефка ия. Формаль яктан 9 чакрымга сузылса да, шәһәрнең Идел елгасына чыгу юлы тар һәм уңайсыз.
Яшел Үзән шартлы рәвештә дүрт өлешкә бүленгән: шәһәрнең иске өлеше, Мирный микрорайоны, Шәһәр арты микрорайоны һәм сәнәгать зонасы (шәһәрнең аскы өлеше), анда нигездә предприятиеләр урнашкан.
Яшел Үзән районы туристлар өчен хәзинә булып санала. Монда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексына, Раифа монастыренә, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына, Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә, «Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик музеена, «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркына сәфәр кылырга мөмкин.
Шәһәребезнең тулырак тарихы белән биредә таныша аласыз.