Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Үзән тарихы

Яшел Үзән тарихы

Яшел Үзән районы бүген актив үсә торган муниципаль берәмлек. Аның территориясендә Республика һәм Федераль программалар, проектлар һәм грантлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ел саен социаль инфраструктураның яңа объектлары төзелә, шәһәр мохите яңартыла. Тарихыбыздагы мөһим вакыйгалар белән танышырга тәкъдим итәбез.

1703 ел – Мәскәүгә илтүче почта трактында, төн кунып чыгу өчен, йорт салына.
1802 ел – Яшел Үзәннең юл башы булган Гәр авылына нигез салына.
1865 ел – Кабачищи бистәсе турында беренче тапкыр телгә алына.
1890 ел – Казан өязе Ильинское волостеның Кабачищи пүчинкәсе мөстәкыйль Кабачинское авыл җирлегенә әйләнә. Бу авылны булачак Яшел Үзәннең анасы дип атарга була.
1890 ел – Америка эшмәкәре Ропс биредә шырпы фабрикасы төзи, бу хәл агач эшкәртү сәнәгатенә нигез сала (бүгенге ЗФЗ).
1892 ел – Гәр авылында халык акчасына агач чиркәү салына. Яшел Үзән приходы төзелә, Гәр һәм Кабачищи авылы бергә кушылып, Яшел Үзән авылына әйләнә.
1893 ел – Кабачищидан 3 километр ераклыкта барлыкка килгән Яшел Үзән торак пункты Мәскәү – Казан тимер юл станциясе статусы ала.
1895 ел – затон ярында судно ремонтлый торган казна остаханәләре төзелә (хәзерге Горький исемендәге суднолар төзү заводы).
1898 ел – Волга-Вишер акционерлык җәмгыяте металлургия заводы төзүгә керешә (хәзерге ПОЗИС).

1910 елдан 1913 елның 25 маена кадәр – бөек рус галиме, күпер төзүче инженер, профессор Н.А.Белелюбский проекты буенча Идел елгасы аша күпер төзелә. Күпер пролеты күләме буенча үз заманы өчен Европада – беренче, ә дөньяда икенче күпер була.
1913 елның 11 июле – күперне тантаналы ачу. Паратск затоны бистәсе Яшел Үзән дип атала башлый.
1918 елның 15 августы – Совнарком декреты белән Яшел Үзәнгә сәнәгать тибындагы бистә статусы бирелә.
1918 ел – Кабачищи, Идел аша күпер, Зөя станциясе Беренче бөтендөнья сугышының үзәгенә әйләнә.
1929 елның җәе – үз вакытының иң зур заводларыннан берсе фанер заводы эшли башлый (бүгенге ПФМК).
1929 ел – Васильево бистәсендә беренче пекарня ачыла.
1930 елның 21 феврале – партиянең Свияжск райкомы активы җыелышында кулаклар язмышы хәл ителә.
1931 елның 18 сентябре – Паратск заводын җибәреп карыйлар.

1931 елның 1 октябре – «Паратск заводы» предприятиесе тантаналы төстә «Серго исемендәге завод» дип үзгәртелә.
1932 елның 10 марты – Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелә.
1933 ел – 100 койкалык дәваханә төзелә.
1935 ел – Яшел Үзән икмәк заводы төзелә.
1935 ел – шпал заводы файдалануга тапшырыла.
1939 ел – механика көллияте эшли башлый.
1942 ел – Паратскида хәрби төзелеш отрядыннан Яшел Үзән промстройфирмасы төзелә.
1944 ел – Яшел Үзән суднолар төзелеше техникумына нигез салына.
1944 елның 10 декабре – «Родина» мәдәният сарае ачыла.

1946 елның 16 апреле – халык депутатларының Яшел Үзән Советы башкарма комитеты карамагында мәдәният бүлеге оештырыла.
1947 ел – спорт мәктәбе ачыла.
1949 елның ноябре – махсус приказ белән Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы оештырыла, ул вакытта ЦКБ-340 дип атала.
1951 ел – шәһәр урамнары буйлап беренче маршрут автобуслары йөри башлый.
1955 ел – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшли башлый.
1958 ел – Яшел Үзән район үзәгенә әверелә.
1960 ел – ПОЗИС конвейерыннан «МИР» суыткычының беренче партиясе төшә.
1961 ел – Горький исемендәге завод стапеленнән беренче «МЕТЕОР» теплоходы төшә.
1962 ел – «Россия» кинотеатры ачыла.

1963 ел – медицина училищесы ачыла.
1965 ел – Казанның «Татгражданпроект» оешмасы Яшел Үзәндә күлне төзекләндерү буенча проект эшли.
1967 елның 6 ноябре – Ял паркында Дан мемориалы ачыла.
1969 елның 29 декабре – Яшел Үзән универмагы ачыла.
1971 ел – Горький исемендәге мәдәният сарае ачыла.
1975 ел – шәһәр пляжы төзелә башлый.
1976 ел – автовокзал бинасы файдалануга тапшырыла.
1977 елның ноябре – өсте капланган яңа шәһәр базары эшли башлый.
1978 ел – Яшел Үзәнгә комсомолның 60 еллыгына Советлар Союзының барлык төбәкләреннән 20нче, 30нчы, 40нчы еллар комсомоллары җыела.

1978 елның ноябре – үзәк китапханә системасы төзелә. Ул шәһәр һәм районның 49 китапханәсен берләштерә.
1979 ел – Җиңү көненә багышлап беренче марафон үткәрелә.
1980 елның 21 октябре – Яшел Үзәндә ТР Милли музееның филиалы – халык иҗаты һәм этнографиясе музее ачыла.
1990 ел – 120 койкалык бала тудыру йорты ачыла.
1990 ел – Яшел Үзән телекомпаниясе «Зеленый Дол» ачыла.
1991 ел – игумен Всеволод җитәкчелегендә Раифа ирләр монастыре торгызыла башлый.
1992 ел – Мирный микрорайонында сәнгать мәктәбе эшли башлый.
1994 елның 10 октябре – «Зеленый Дол» телекомпаниясе «Наш Зеленый Дол. Зеленодольск» газетасын гамәлгә куя.
1994 ел – Раифа монастыренда Идел буенда бердәнбер балалар приюты ачыла.

1995 ел – «Яшел Үзән» газетасы нәшер ителә башлый.
1998 елның апрелендә – «Ветеран» йорты файдалануга тапшырыла.
2000 елның 12 мае – «Идел» инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге эшли башлый.
2002 елның феврале – рәсем сәнгате мәктәбе һәм шәһәр галереясы ачыла.
2004 елның 9 мае – тарихи- мәдәни мирас музее ачыла.
2005 елның мае – Дан паркында масштаблы реконструкция.
2007 елның 7 сентябре – Яшел Үзәннең 205 еллыгы уңаеннан шәһәр казанышларын символлаштыручы стела куела.
2010 ел – Зөя утравында масштаблы торгызу эшләре башлана.

2011 ел – Мирный микрорайонында «Тынычлык» мәчете ачыла, Изге апостол Андрей Первозванный храмы изгеләштерелә, автовокзалның яңа бинасы файдалануга тапшырыла.
2012 ел – Җиңү паркында локаль конфликтларда һәлак булган яшел үзәнлеләргә һәйкәл ачыла.
2013 ел – Динә Гарипова Россияне «Евровидение» җыр конкурсында тәкъдим итә.
2014 ел – «Метеор» спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла.
2015 ел – Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты функцияләрен ЗМР башкарма комитеты үти башлый.
2016 ел – Мирный микрорайонын Яшел Үзән промзонасы белән тоташтырган автокүпер файдалануга тапшырыла.
2017 ел – Мирныйда РУЭС яңа бинасы торгызыла һәм Ленин урамында Почет гражданнары скверы ачыла.

2018 ел – Яшел Үзәндә төп офисы булган «Ак Барс» Су төзелеше корпорациясе булдырыла.
2019 ел – «Родина» Музыкаль театры янындагы мәйданны һәм паркны, шулай ук «Полукамушки» тарихи кварталындагы йортларның беренче линиясен генераль реконструкцияләү башлана.
2020 ел – Мирныйда диалез үзәге, шәһәр судының яңа бинасы һәм ябык футбол манежы ачыла; Горький исемендәге заводта сыекландырылган табигый газда йөрүче «Чайка» теплоходы суга төшерелә.
2021 ел – Гоголь урамында шәһәр балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана һәм Блок-Пост районында яңартылган автокүпер буенча хәрәкәт ачыла.