Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе

Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе
  • Тасвирлама:

    В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе, Казан дәүләт университетының фәнни-тикшеренү учреждениесе (АОЭ) – Россия астрономик обсерваториясе – Казаннан көнбатышка таба 20 км ераклыкта Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә урнашкан. Учреждение 1901 елда ачыла. 1903 елдан Энгельгардт исемен йөртә. Обсерватория структурасына 4 фәнни бүлек керә: метеорлы, астрометрик, фотографик астрометрия, конструкторлык төркеме.

  • Адресы:

    Зеленодольск районы, Октябрьский бистәсе, АОЭ ур., 7, 1нче корпус

Энгельгардт астрономик обсерваториясен төзү тарихы 1897 елда күренекле астроном һәм җәмәгать эшлеклесе В.П.Энгельгардтның гамәли күзәтүләрне туктатуыннан һәм Казан Император университетына Дрездендагы шәхси обсерваториясеннән ул вакытта уникаль саналган астрономик җиһазларны бүләк итеп бирүеннән башлана. 1899 елның 21 июлендә Василий Павловичның дусты Дмитрий Иванович Дубяго Казан Император университеты ректоры итеп билгеләнә, бу вакыйга Казан янында икенче обсерватория төзүгә ярдәм итә. Император Указы белән обсерватория төзелешенә акча һәм җир бүлеп бирелә. 1899 елның 7 мартында обсерватория участогында төзелешкә керешәләр. 1901 елның 21 сентябрендә Казан университетының шәһәр читендә урнашкан Астрономия обсерваториясен ачу тантанасы була, ул 1903 елда рәсми рәвештә Энгельгард исемен ала. Обсерваториянең төп бинасында музей экспозициясе урнашкан, анда килүчеләр XIX гасыр башыннан алып безнең көннәргә кадәр Казан астрономия мәктәбенең үсеш тарихы белән таныша, уникаль борынгы һәм заманча телескоплар, кояш сәгатьләре һәм аларның эш принцибын күрә, шулай ук Казан Федераль университетының заманча астрономия проектларын гамәлгә ашыруны күзәтә ала. 2013 елның 23 июнендә В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында төзелгән Казан федераль университеты Планетариясен ачу тантанасы уза. 2014 елның 21 сентябрендә тагын бер әһәмиятле вакыйга була. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге, Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм югары уку йортының Германиядәге коллегалары ярдәмендә, Көньяк дөнья склепына В.П.Энгельгардны яңадан күмү тантанасы оештырыла. Анда элек Василий Павловичның дусты һәм фикердәше профессор Дмитрий Иванович Дубяго күмелгән була. В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең җиде объекты шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләренең дәүләт сак реестрына кертелгән. Биредә кызыклы экскурсияләр һәм романтик очрашулар оештырыла.