Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы
  • Тасвирлама:

    Идел-Кама дәүләт табигый бисфера тыюлыгы – Татарстан территориясендә урнашкан. 1960 елның 13 апрелендә Идел буеның урманнарын саклау максаты белән булдырылган. Раифа өлешендәге 3,5 га мәйданлы дендрарийда 500 төр үсемлек үсә. Шушында ук тыюлыкның үзенчәлекләрен сөйли торган Табигать музее эшли.

  • Адресы:

    Зеленодольск районы, Садовый бистәсе, Вехов ур., 1

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 90%тан артыгын урманнар тәшкил итә (нарат, имән, юкә, каен, усак, зирек). Биредә 200-300 яшьлек нарат, чыршы, имән урманнары сакланган, төрле-төрле сазлыклар бар. Тыюлыкта 844 төрле үсемлек, шул исәптән 51 төр агач һәм куак исәпләнә. Алар арасында: каурыйлы кылган, тәбәнәк кыяк, күпьеллык күкебаш, будра, абага, мүк, бүлбеле калипсо һ.б. Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр дә бар: кызыл серкәбаш, саранка (сары) лилия, чын башмакчык, бер яфраклы йомшагут, төньяк линней үләне, хуш исле сырмавык, йөзгәләк тәңкәяфърак һ.б. Имезүчеләр арасында 55 төр хайван, шул исәптән 6 – бөҗәк ашаучы, 10 – ярканатлы, 21 төр кимерүче һ. б. исәпләнә. Алар арасында куян, җирән йомран, кабан, кыр кәҗәсе, төлке, урман сусары, дала сасы көзәне, бурсык, селәүсен, янутсыман эт (януташ), америка чәшкесе, гади кондыз, ауропа сукыр тычканы, тиен, тау аюы һ.б. бар. Кошларның биредә 195 төре билгеле. Аларның 9 төре СССР һәм РСФСР Кызыл китапларына кертелгән. Тыюлыкта көртлек, боҗыр, соры челән, соры торна, кара ләкләк, аккош, күгәрчен, солы бүдәнәсе һ.б. кошлар яши. Тыюлык шулай ук сөйрәлүчеләрнең – 5, җир-су хайваннарының – 10, балыкларның 30 төрен саклый. Дендрарий тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан экологик агарту эшләрен уздыру өчен төп объектларның берсе булып тора. 60нчы еллардан башлап аның территориясе төзекләндерелә. Мәгълүмати аншлаглар, үсемлек исеме язылган табличкалар урнаштырыла, юл-сукмак челтәре яңа үсеш ала. Шуның белән бергә, дендрарий үзенең традицион функцияләрен дә үти: монда агач һәм куакларның яңа төрләрен утырталар, үстерәләр һәм дендрарий коллекциясен киңәйтәләр. Әйтик, тыюлыкның фәнни хезмәткәре Е.С.Дерюга җитәкчелегендә сирень һәм «ясмин» коллекцияләре төзелә. 1996, 2003 һәм 2004 елларда эзлекле рәвештә 0,81 гектарга дендрарийның төп коллекциясе мәйданы арттырыла. 1999-2001 елларда «Татарстан Республикасының сирәк үсемлекләре» экспозициясе барлыкка килә. 2000 елда тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан Приморьеның көньяк районнарына һәм Сахалинга экспедиция ясала. Аның нәтиҗәсендә дендрарий коллекциясе 67 төр белән тулылана. Кызганычка, аларның барысы да акклиматизация уза алмый – бүгенге көндә 46 төр сакланган. 2020 елда, Идел-Кама тыюлыгының 60 еллыгы уңаеннан, Себер эрбете аллеясы утыртыла. 2021 елда, дендрарийның йөз еллык юбилеена биредә бакча-лабиринт һәм «Истәлекле даталар һәм вакыйгалар» аллеясы барлыкка килә. 2021 елга дендрарий коллекциясе 537 төрне - Европа, Төньяк Азия һәм Төньяк Америка агач үсемлекләренең төрләрен һәм сортларын үзендә туплый. Тыюлыкка килүчеләр арасында табигать музее, дендрарий һәм тыюлыкның визит-үзәге аеруча популярлык казанган. Ел саен әлеге объектларга 15 000нән 60 000гә кадәр кеше йөри. Раифа участогы территориясендә комплекслы экскурсияләр бердәм маршрут – табигать музее-дендрарий буенча ясала. Музейда тематик лекцияләр уздыру, фильмнар һәм видео-роликлар күрсәтү өчен махсус зал җиһазландырылган. Биредә тематик интерактив дәресләр, лекцияләр, очрашулар үткәрелә һәм иҗади бәйгеләр оештырыла.